City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Казан – Сосновка һәм Казан – Канаш электричкаларында Пассажирлар көне узачак

Чараның максаты – хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан тимер юл транспорты хезмәтләреннән кулланучылар белән “кире элемтә”не урнаштыру.
Бастырылган: 20.03.2017 15:25


Яңалыклар архивы
Сентябрь 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). 22-нче мартта Казанның ике электричкасында Пассажирлар көне уздырыла. Чараның максаты – хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан тимер юл транспорты хезмәтләреннән кулланучылар белән “кире элемтә”не урнаштыру.

“Содружество” шәһәр яны компаниясе чараны

Казан – Вятка Аланы участогында Казан – Сосновка юнәлешендәге 6422-нче номерлы һәм Казан – Канаш юнәлешендәге 6353-нче номерлы поездларында уздырачак. Шулай ук 22-нче мартта пассажирлар Васильево станциясендәге шәһәр яны вокзалында компания вәкилләренә 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә алалар.

Моннан кала, Пассажирлар көне 21-нче мартта Ижевск станциясенең (14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр) һәм Яңавыл станциясенең (10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр) шәһәр яны вокзалларында үтәчәк, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 214


 

ЯҢАЛЫКЛАР