City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Казанда капиталь ремонттан соң бишенче шәһәр хастаханәсенең бинасы ачылды

Хәзерге вакытта хастаханә стационарында 120 пациент бар.
Бастырылган: 21.04.2017 15:46


Яңалыклар архивы
Август 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Казанда капиталь ремонттан соң элеккеге 5-нче номерлы шәһәр хастаханәсенең бинасы ачылды. Ремонт берьюлы конструктивизм һәйкәле реконструкциясе дә булып тора.

Хәзер ремонтка кадәр хастаханәдә эшләгән барлык бүлекләр дә (травматологиядән кала) Казан медицина университеты клиникасына карый һәм аның хирург корпусы сан

ала.

Апрель башыннан күппрофильле клиникада стационар, шулай ук амбулатор рәвештә терапия, гинекология, неврология һәм проктология авырулары, шулай ук үлек хирургиясе буенча пациентлар карала һәм консультация бирелә. Анестезиология һәм реанимация бүлекләре эшли.

Хәзерге вакытта хастаханә стационарында 120 пациент бар. Апрель башыннан 800-ләп авыру кабул ителгән, аларның 200-ләбе хастаханәгә салынган, кайберләренә әлеге вакыт аралыгында операция ясалган һәм инде чыгарылганнар. Капиталь ремонттан соң яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән хастаханә якын көннәрдә тулы көчкә эшли башлаячак һәм хезмәт күрсәтүнең элеккеге күрсәткечләренә чыгачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 187


 

ЯҢАЛЫКЛАР