City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

20 май көнне Казанда гомумшәһәр “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” узачак

Ярминкәнең барлык мәйданчыклары да 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Бастырылган: 19.05.2017 17:29


Яңалыклар архивы
Май 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы май). 20-нче май көнне Казанда, игелекле эшләр декадасы кысаларында, гомумшәһәр “Мәрхәмәтлелек ярминкәсе” узачак. Чара Татарстан башкаласының барлык районнарында да оештырыла – Горький паркында, “Континент” паркында, Горки-Әмәт урманында һәм “Химиклар” мәдәният йорты каршындагы Каенлыкта.

Ярминкәнең барлык мә

йданчыклары да 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Парклар һәм скверлар территориясендә хәйрия базарлары оештырылачак, биредә Казан мәктәпләре укучылары әзерләгән кул эшләнмәләрен һәм тәм-томнарны алып булачак. Традиция буенча ярминкә дәвамында җыелган барлык акчалар да шәһәрнең Добро Mail.Ru сервисында тикшерү узган хәйрия фондларына тапшырылачак.

Моннан кала, ярминкәдә казанлыларны бай эчтәлекле концерт-күңел ачу программасы көтәчәк. Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе фикеренчә, Игорь Крутойның популяр музыкасы академиясе укучылары һәм укытучылары тарафыннан “Мәрхәмәтле Казан” проектына иҗат ителгән гимнны тәкъдим итү чараның мөһим вакыйгасы булып торачак.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 53


 

ЯҢАЛЫКЛАР