City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Быел кече һәм урта эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү шәһәр программасында ставкалар 2% һәм 4,5% тәшкил итәчәк

Ташламалы кредит алу өчен өстенлекле юнәлешләр исемлеге арта бара.
Бастырылган: 17.07.2017 14:26


Яңалыклар архивы
Сентябрь 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  
Башка период...
 
(Город Казань KZN.RU, 17 июля, Алсу Сафина). Бүген эшлекле дүшәмбе кысасында Икътисади үсеш комитеты рәисе Артур Вәлиәхмәтов ташламалы кредит бирү шәһәр программасының оператор банкын сайлау конкурсының нәтиҗәләрен хәбәр итте. “Татасоцбанк” акционерлы җәмгыяте 9,5% иң түбән кредит ставкасын тәкъдим итте һәм конкурсның җиңүчесе итеп сайланды. Нәтиҗәләр китерүдән соң 10 көн дәвамында нәтиҗәләр бәхәсле дип игълан ителмәсә “Татсоцбанк” белән килешү төзелә һәм 24-нче июльдән башлап эшмәкәрләр банкка ташламалы кредит алу өчен мөрәҗәгать итә ала.

“Быел да банк кредит бирүнең иң файдалы шартларын тәкъдим итте”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. Искәртеп китик былтыр “Татсоцбанк” беренче тапкыр әлеге программаның операторы булган.

Барлыгы конкурста 5 банк

катнашты. Шулар арасында: “ВТБ 24”, “Сбербанк”, “Ак Барс”, “Энергобанк” һәм “Татсоцбанк”.

Башкарма комитет тарафыннан тәкъдим ителгән башлангыч (максималь) еллык процент ставкасы 13% тәшкил итте. Быел эшмәкәрләр еллык 9,5% ставкасы буенча 10 млн. сумга кадәр кредит алырга мөмкин. Шәһәр бюджетыннан субсидияләрне исәпкә алып кредит буенча ставка күләме эшчәнлек өлкәсенә бәйле рәвештә 2% һәм 4,5% тәшкил итәчәк.

Билгеләп үтик, быел өстенлекле юнәлешләр исемлеге чүп эшкәртү предприятиеләрен кертү исәбенә артты.

Артур Вәлиәхмәтов сүзе буенча, 2017 елга кече һәм урта бизнеска ташламалы кредит бирү шәһәр программасы шартлары эшмәкәрләр берләшмәсе һәм банклар белән дә сөйләшенде.

Шулай ук, А.Вәлиәхмәтов хәбәр иткәнчә, банк килешү шартларын үтәмәгән очракта документ гамәлдән чыгарыла һәм яңа конкурс булдырыла яки икенче урын алган банк белән килешү төзелергә мөмкин.

Журналистлар белән әңгәмә барышында Икътисади үсеш комитеты рәисе ташламалы кредит алуга гариза бирүчеләрнең 50% эшкәртү өлкәсендә эш алып баручы эшмәкәрләр булуын ассызыклады, икенче урында сәламәтлек саклау өлкәсе тора.

Былтыр барлыгы әлеге программа кысасында 365,8 млн сумлык 50 кредит бирелгән.

Тулы документлар комплекты тапшырылганнан соң 7 көн дәвамында банк җавап кайтарырга тиеш. Икътисади үсеш комитеты рәисе сүзе буенча, оператор банкы белән эш иткәндә проблемалар барлыкка килгән очракта аңлатмалар алу өчен комитетка 299-16-39 телефоны буенча яки : artur.valiahmetov@tatar.ru / podderzhka16@mail.ru. электрон почталары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 94


 

ЯҢАЛЫКЛАР