City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Казан шәһәр Думасы депутатлары спорт лагерьларында балалар ялы ни дәрәҗәдә оештырылуын тикшерде

Күчмә киңәшмәдә катнашучылар “Экран” һәм “Яшь гвардия” лагерьларын карап кайтты.
Бастырылган: 11.08.2017 18:14


Яңалыклар архивы
Август 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август). Казан шәһәр Думасы депутатлары шәһәр читендәге “Экран” “Тасма” олимпия резервы махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм “Яшь гвардия” (“Молодая гвардия”) Вахитов районының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен карап кайттылар. Хәзерге момента бу – Физик тәрбия һәм спорт комитеты балансында торган бердәнбер ике махсуслаштырылган спорт лагере.

Эш төркеме катнашучылары шәһәрнең спорт мәктәпләре укучыларының ял итү, ашау, медицина ярдәме оештырылу шартлары, лагерьларның инфрастуктурасы белән танышты. Депутатлар балаларның ял итү шартлары тиешле дәрәҗәдә оештырылган, дәре

сләр тәҗрибәле тренерлар тарафыннан үткәрелә, дип билгеләп үтте.

Балалар спорт лагерьлары бик популяр, быел 4 профильле смена оештырылды. Путевканың ата-аналар түләве бәясе 4500 сум тәшкил итә. Теләүчеләр күп булу сәбәпле, бөтен кеше дә лагерьга эләгә алмый. Шуның өчен, сәламәтләндерү лагерьларында спорт юнәлешле профильле сменалар оештырылды.

Депутатлар спорт башкаласы булган шәһәр өчен, ике спорт лагере гына җитми, аларның санын арттыру кирәк, дип билгеләп үтте. Депутатлар фикеренчә, яшь спортчыларга тренировкалар өчен аерым шартлар һәм балансланган туклану кирәк.

Балаларның сәламәтләндерү лагерьларында ял итүне оештыру сораулары якын арада балалар ялы өчен җаваплы оешмалар һәм контроль органнары катнашындагы түгәрәк өстәлдә каралачак.

Эш киңәшмәсендә шулай ук Яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт буенча даими комиссия рәисе Фәнис Нурмөхәммәтов, депутатлар Ләйлә Гарифуллина, Альбина Кыямова, Руслан Минабетдинов, Таиса Чернова, Камәрия Хәмидуллина, шулай ук Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Рамил Хафизов, “Тасма” олимпия резервы махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе директоры Резеда Шурыгина һәм Вахитов районының балалар һәм яшүсмерләр өчен спорт мәктәбе директоры Ришат Ибатуллин катнашты.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 48


 

ЯҢАЛЫКЛАР