City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Казанда Физкультурачы көнен көч спорты фестивале, стритбол һәм пляж волейболы белән билгеләп үтәләр

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда казанлылар һәм шәһәребез кунаклары өчен спорт уеннары һәм мастер-класслар үткәрелә.
Бастырылган: 12.08.2017 13:41


Яңалыклар архивы
Август 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
  1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31      
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче август, Антон Ноздрин). Татарстан башкаласында Физкультурачы көненә багышланган гомумшәһәр спорт бәйрәме старт алды. Көне буе казанлылар “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда төрле спорт чараларында, мастер-классларда катнаша һәм спортчылар чыгышларын карай алачак.

Шәһәрлеләрне ТР яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, шәһәрнең Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һәм УНИКС баскетбол клубының уенчылары Александр Билле һәм Илнур Шәрипов бәйрәм белән котладылар. Хәлил Шәйхетдинов Казан бүгенге көндә Россиянең спорт башкаласы икәнен, эре халыкара спорт чаралары ярдәмендә шәһәрдә заманча спорт объектлары барлыкка килүен һәм биредә теләгән һәр кеше спорт белән шөгыльләнә һәм үзенең сәламәтлеге турында кайгырта алуын билгеләп үтте. “Бүген спорт белән шөгыльләнү – мода гына түгел, тормыш рәвеше. Татарстан хакимияте халык спорт белән шөгыльләнсен өчен барысын да эшли”, - диде беренче урынба

сар.

Светлана Вострикова Физкультурачы көне узган гасырда барлыкка килүен һәм шул ук вакытта “Сәламәт тәндә сәламәт акыл” лозунгы барлыкка килүен искәртеп үтте. “Сезгә сәламәт тән һәм сәламәт акыл телим. Безнең спорт мәйданнары һәркемгә үзе яраткан спорт төрен табып, физкультурага кушылырга мөмкинлек бирә”, - дип әйтте комитет рәисе.

Бәйрәм 2016-2017 уку елында Казанның белем бирү учреждениеләрендә белем алучылар Спартакиадасы җиңүчеләрен котлау белән дәвам итте. Анда 12 спорт төре буенча 51 меңнән артык укучы катнашты. Абруйлы кунаклар спорт өлкәсенең оста хезмәткәрләренә “ТР спорт һәм физик тәрбия отличнигы” знагы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыгы һәм шәһәр Башкарма комитетының мактаулы грамоталарын тапшырдылар.
Тантаналы өлеш тәмамлангач, мәйданчыкта көч спорты фестивале старт алды. Биредә катнашучылар гер спорты, бодибилдинг һ.б. спорт төрләрендә көчләрен сынашты.

Традицион рәвештә бәйрәм кысаларында “Оранжевый мяч” гомумроссия баскетбол турниры уза. Теләүчеләр “Квадрат” уенында, ә яшь казанлылар велосипед белән ярышта катнаша ала.

Бу елның яңалыгы булып эт үрчетүчеләрнең чыгышлары тора. Чыгышлар иртән башланды.

Барлык теләүчеләр өчен бадминтон һәм фрисби буенча мастер-класслар оештырылды.

Физкультурачы көне икенче урында да бәйрәм ителә: Пляж спорт төрләре үзәгендә пляж волейболы һәм футбол буенча ярышлар бара. “Барлык чаралар спортчылар түгел, гади казанлылар өчен оештырыла. Теләгән һәр кеше үз көчен сыный ала”, - дип белдерде С.Вострикова.

Исегезгә төшерик, спорт бәйрәме ел саен бөтен Россиядә бәйрәм ителә. Узган ел Казанда Физкультурачы көне “Трудовые резервы” стадионында билгеләп үтелде. Биредә футбол буенча Казан кубогы уеннары финалы узды. Урицкий паркында шәһәрлеләрне йөгерү серләренә төшендерделәр. Су спорт төрләре сарае янында Пляж спорт төрләре үзәгендә дә бәйрәм үткәрелде.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 32


 

ЯҢАЛЫКЛАР