City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

Синоптиклар казанлыларны яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Татарстан башкаласында һава 21 градуска кадәр җылыначак.
Бастырылган: 13.09.2017 16:12


Яңалыклар архивы
Ноябрь 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
    1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30      
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 14 сентябрьдә синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында урыны белән көчле яшенле яңгыр фаразлыйлар. Республикада көньяктан 15-20 м/с тизлек белән исүче көчле

җил, Казанда җилнең көче 15-18 м/с булыр дип көтелә.

Көндез Казанда һава 21 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда – +22, көнчыгыш районнарда – +26 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау идарәсе.

Татарстан башкаласында төнлә явым-төшем фаразланмый, һава температурасы +13-15 градус булачак. Республикада төнлә һава 10-15 градуска кадәр җылыначак.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 81


 

ЯҢАЛЫКЛАР