City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

15 сентябрьдә Казанда К.Тинчуринның соңгы әсәре буенча спектакль премьерасы куелачак

Шәһәрдә татар теартрына нигез салучыларның берсенә 130 ел тулуга багышланган берничә чара узачак.
Бастырылган: 13.09.2017 17:48


Яңалыклар архивы
Сентябрь 2017
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30  
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). 15 сентябрьдә татар теартрына нигез салучыларның берсе – Кәрим Тинчуринга 130 ел тула. Бу көнне Казанда “Соңгы пьеса” спектакле премьерасы куелачак. Ул драматург, актер һәм режиссерның соңгы әсәре – “33 көн” автобиографик новел

ласы буенча куелачак.

Спектакль К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 18.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Сценарий авторы – Илһам Гали. Спектакль режиссеры – РФ атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин.

Шул ук көнне башка чаралар да узачак. 10.00 сәгатьтә Архангел зиратында (Даурия ур., 1)К.Тинчөрин каберенә чәчәчкләр кую була. 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында бөек драматургка бюст куелачак, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 31


 

ЯҢАЛЫКЛАР