City Duma Executive Committee
 
Баш бит » Яңалыклар

13 гыйнварга каршы төндә Казанда 26 градуска кадәр суытачак

Шимбә көнне көндез һаваның максималь температурасы минус 16-18 градус булачак.
Бастырылган: 12.01.2018 15:50


Яңалыклар архивы
Гыйнвар 2018
ДшСшЧшПҗҖмШмЯк
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31        
Башка период...
 
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче гыйнвар). Киләсе тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава, төньяк-көнбатыштан салмак җил булачак. Явым-төшем көтелми. Юлларда – бозлавык.

13 гыйнарда төнлә һәм иртән 21-23 градус салкын булачак, аяз вакытларда термометр баганалары минус 26 градус күрсәтәчәк. Көндез һаваның

максималь температурасы минус 16-18 градус булачак.

14 һәм 15 гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар явачак. Көнбатыштан салмак җил исәчәк. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә һаваның минималь температурасы – минус 16-21 градус, аяз вакытларда минус 26 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Якшәмбе көндез максималь температура – минус 8-13 градус. Шундый ук температура 14 гыйнвардан 15 гыйнварга каршы төндә сакланачак, аяз вакытларда минус 18 градус булачак. Дүшәмбе көндез Татарстанда минус 6-11 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.


« Яңалыклар исемлегенә артка

Караулар: 31


 

ЯҢАЛЫКЛАР