Нәрсә ул Мэрия?

 

Казан шәһәре мэриясе – җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итә торган үзидарә органнары. Мэрия шәһәр Думасы, Казан шәһәре Мэры, Башкарма комитет, Тикшерү-хисап палатасы һәм Сайланма комиссиядән гыйбарәт.

 

Кем ул Казан шәһәре Мэры?

 

Мэр Казани
Казан шәһәре Мэры – Метшин Илсур Рәис улы

Мэр – Казан шәһәрендә югары дәүләт хезмәте йөкләнгән зат. Мэр казанлылар тарафыннан депутат буларак һәм депутатлар тарафыннан мэр сыйфатында сайланган. Мэр Казан исеменнән эш итә һәм төрле дәрәҗәләрдә, мәсәлән, башка шәһәрләр вәкилләре белән аралашудан дәүләт хакимияте органнары белән даими элемтәләр булдыруга кадәр, шәһәребезнең вәкаләтле вәкиле булып тора. 

Мэр Шәһәр Думасы карарларын раслап кул куя һәм игълан итә. Ул җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләр буенча карарлар һәм күрсәтмәләр бастыра ала. Думаның чиратсыз чакырылышын җыюны таләп итү хокукына ия.

 

Нәрсә ул Казан Шәһәре Думасы? 

Здание мэрии

Шәһәр Думасы – законнар чыгару хезмәтен башкарган җирле үзидарәнең сайланма органы. Шәһәр Думасы составына  түбәндәгеләр керә:

Даими комиссияләр

Шәһәр Думасы составында депутатлардан торган 7 даими комиссия эшли. Һәр комиссия Шәһәр Думасы сессиясендә тикшерү өчен үз тәкъдимнәрен кертә.

Депутатлар

Шәһәр Думасына сайлаулар вакытында Казан 50 сайлау округына бүленә. Шәһәр халкы округлар мәнфәгатьләрен Шәһәр Думасында 5 ел дәвамында яклаячак депутатларны сайлыйлар. Елга берничә мәртәбә депутатлар Казан шәһәре Думасы сессиясенә җыелалар. Сессия утырышындагы әңгәмәләр һәм тикшерүләр нәтиҗәсендә җирле әһәмияткә ия булган, шәһәр һәм шәһәр халкы тормышына караган мәсьәләләр хәл ителә (киңрәк тукталсак – Депутатлар Казан шәһәренең аерым вәкилләре мөрәҗәгать-тәкъдимнәрен тикшерүгә куялар. Сессия эше көн үзәгенә куелган мәсьәләләр буенча карарлар чыгару белән тәмамлана. Чыгарылган резолюцияләрне тикшерү һәм раслау өчен Казан шәһәре Мэрына җибәрелә.

 
Шәһәр Думасы рәисе – Метшин Илсур Рәис улы
 
 
Рәис Дума эшен оештыра, утырышларда рәислек вазифасын башкара һәм Казан халкы алдында Думаның вәкаләтле вәкиле булып тора.
 
Шәһәр Думасы сессияләрендә кабул ителгән һәм Казан шәһәре Мэры тарафыннан расланган карарлар Башкарма комитетка тапшырыла.  

 

Нәрсә ул Башкарма комитет?




Башкарма комитет – җирле үзидарәнең башкарма органы

Башкарма комитет структурасына Казан шәһәре районнары администрацияләре һәм төрле тармакларга караган комплекслар керә. Башкарма комитетка 7 комплекс керә: икътисади, шәһәр хуҗалыгы үсеше, финанслар, социаль –мәдәни һәм мәгариф, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре буенча. Башкарма комитетның төп вазифасы – Казан шәһәренең бөтен территориясендә җирле әһәмияткә ия булган мәсьәләләрнең тормышка ашырылуын тәэмин итү.

Башкарма комитет Җитәкчесе - Калинкин Денис Геннадьевич

Шәһәр хуҗалыгының  агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләрне хәл итә. Башкарма комитет Җитәкчесе Шәһәр Думасына Казан бюджеты һәм шәһәр үсеше планнары проектларын тәкъдим итә, Казан шәһәренең матди чаралары белән идарә итә, шәһәр халкын Башкарма комитет эшчәнлеге белән таныштыра, шәһәрлеләрне кабул итү эшен алып бара.

Башкарма комитет аппараты

Аппарат җитәкчесе – Сивов Игорь Вениаминович. Башкарма комитет эшчәнлеген планлаштыра һәм оештыра.

 

Нәрсә ул Сайлау комиссиясе?

Сайлау комиссиясе – Шәһәр Думасына депутатлар сайлауны оештыру һәм үткәрү органы.

Комиссия рәисе – Гәрәев Фәрит Каюм улы.

  

Нәрсә ул Тикшерү-хисап палатасы?

Тикшерү-хисап палатасы – шәһәр бюджеты үтәлешен финанс яктан тикшерү органы. Рәис һәм аудиторлардан гыйбарәт. Тикшерү-хисап палатасы хакимият органнарына буйсынмый. Ул мөстәкыйль рәвештә экспертиза, бюджет буенча ревизия һәм тикшерүләр үткәрә, бюджет күрсәткечләреннән тайпылышларны анализлый һәм алардан арыну өчен Шәһәр Думасына үз тәкъдимнәрен кертә, муниципаль милекне контрольдә тота.

Рәис тикшерү-хисап палатасы эшчәнлеге белән җитәкчелек итә.

Тикшерү-хисап палатасы рәисе – Нургалиев Илнар Мөнир улы.